Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннарда кешеләрнең күп өлеше төнге вакытта үлә. Хәзерге вакытта янгынның башлангыч стадиясендә фатир (йорт) яшәүчеләргә куркыныч турында хәбәр итә ала торган нәтиҗәле техник чаралар бар. Ул янгын вакытында тавыш сигналын чыгара һәм йоклаган кешене уята ала.
25-нче март вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 5 янгын, башка объектлар - 3 янгын.
Чираттагы янгын Яшел Үзән муниципаль районының Кече Ачасыр авылында булды.
Янгынга беренче булып Олы Ачасыр ирекле янгын сүндерүчеләр килде. Иреклеләрнең автоцистернасы вакыйга урынында берничә минуттан соң була. Тиз һәм грамоталы гамәлләр нәтиҗәсендә ирекле ярдәмчеләр утлы стихия таралуны туктатты. Ул вакытка Яшел Үзән янгын -коткару гарнизонының төп бүлекчәләре дә ярдәмгә килде. Нурлат 154 янгын-коткару часте көчләре белән тиздән янгынны локальләштерделәр һәм аның нәтиҗәләрен бетерделәр.
24-нче март вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор- 13 янгын, башка объектлар - 1 янгын. 1 кеше зыян күрде, 9 кеше коткарылды.
Мамадышта «2020 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы командасы " исеменә республика ярышларының финал этабы узды. Иң көчлесе титулын Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отрядының Яр Чаллы янгын-коткару бүлеге командасы яулады.
23-нче март вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-4 янгын, каралтыда - 2 янгын, башка объектларда - 7 янгын.
Бу ялларда ГТХМ хезмәткәрләре Казанның Идел буе районындагы Гарифҗанов, Мәүләтов, Бакый Урманче, Җиңү проспекты, Р.Зорге урамнарында яшәүче инвалид балалары булган гаиләләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар.
Торак сектор күпчелек дәрәҗәдә янгын чыгу куркынычы белән яный, чөнки ут белән эш итүдә саксызлык янгын килеп чыгу сәбәпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә торак фондның янгын куркынычсызлыгына янгын күзәтчелеге инспекторлары аерым игътибар бирә.
Балалар белән эшне оештырганда төп бурыч-конкрет яшь өчен кирәк булган тәэсир итү ысулын табу. Моның өчен ДЯК инспекторлары мәгариф объектларының укытучылар составы белән тыгыз элемтәдә торалар.
22-нче март вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 22 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-11 янгын, каралтыда - 3 янгын, башка объектларда-7 янгын.