2020 елның 19 апрелендә «ашыгыч чакырулар хезмәте – 112» ДБУга мөрәҗәгать итүченең чукрак булуы сәбәпле, аренда килешүе буенча Казанда арендага фатир биргән әнисенә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгате килде. Тик гариза бирүче фатирның торышын тикшерергә килгәч, анда чит кешеләр яши икәне беленеде. Мөрәҗәгать итүче, хәлне хәл итү һәм фатирдан чит кешеләрне чыгару өчен, полиция чакыртуны үтенде.
112-операторы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенә чакыру җибәрде. Шунда ук вакыйга урынына полиция наряды чыкты. Фатирда булган гражданнар ирекле рәвештә ишек ачудан баш тартты, шуңа бәйле рәвештә фатирга ишек ватып ачарга дигән карар кабул ителде. Ишекне ачканнан соң, полиция бөтен кирәкле эшләрне башкарды. Тикшерү нәтиҗәсендә, 19-20 апрель төнендә әлеге фатирда торучы гражданнар тоткарлана. Алар федераль эзләүдә икәне ачыклана.