Яр Чаллыда күп фатирлы йортта янгын чыкты

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә 11: 55 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ГЭС 8/4 бистәсендә коридор тибындагы күп фатирлы торак йортның сигезенче катында янгын чыгу турында хәбәр килде.
1 БИС чакыру номеры буенча урынга өч янгын техникасы һәм шәхси составның 10 кеше чыкты. 32 кеше мөстәкыйль рәвештә бинадан киткән,шуларның алтысы зыян күргән.
6 квадрат метрлы гомуми балконда чүп-чар янды.
12: 05 сәгатьтә ачык янгын бетерелгән.
Янгынның сәбәбе ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International