Яз җитү белән кешеләр үз биләмәләрен һәм якын – тирә территорияләрен тәртипкә китерергә ашыга, шул ук вакытта, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен онытып, көнкүреш чүп-чарын һәм коры үсемлекне яндыра, үз мөлкәтенә генә зыян китерә ала, җитди имгәнүләр алырга һәм иң кыйммәтен югалтырга да мөмкин.
Узган тәүлек эчендә Яшел Үзән районы территориясендә коры үлән януның тагын ике очрагы теркәлгән. Башта Күлбаш авылыннан ерак түгел янгын чыга, 200 кв.метр мәйданда кыр яна. Кичкә якынрак янгын сакчысына Иске Ширдан авылы янында янган үләнне күргән шаһитлар шалтыратты.
16-нчы апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-3 янгын, каралтыда-1 янгын, башка объектларда-1 янгын. 1 кеше зыян күргән.
Коры үлән, табигать янгыннарын булдырмау, чүп-чар яндыру, шулай ук ут төртүләрне һәм янгыннарны вакытында ачыклау максатыннан, Татарстанда торак пунктлар, бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләр, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шулай ук халык күпләп ял итә торган урыннарны патрульләү өчен 889 профилактик төркем булдырылды.
15-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 115 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 43 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 6 янгын, башка объектлар – 32 янгын, эксплуатацияләнми торган биналар (корылмалар) – 1 янгын, авыл хуҗалыгы биналары һәм корылмалары – 1 янгын, сәүдә предприятиеләре биналары – 1 янгын, административ биналар – 1 янгын, төзелә торган (реконструкцияләнә торган) биналар (корылмалар) – 1 янгын.
13.49 сәгатьтә Һади Такташ урамындагы Казан зооботаника бакчасы территориясендә янгын турында хәбәр килде. Доклад буенча урыннан "приматлар" бинасында янгын чыга. Халык чыкты. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 85 реагирлаучы янгын-коткару бүлекчәләрен, шулай ук «Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәте» ДКУнең аерым зональ эзләү-коткару отрядларын билгеләү буенча бурычларны үтәүгә даими әзерлекне тәэмин итү максатларында махсус эш режимы кертелде.
14-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, башка объектлар - 16 янгын.
14 апрельдә 06.54 “112” ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры буенча Казанның Гудованцев ур., 22 адресы буенча урнашкан коридор тибындагы биш катлы йортның икенче катында фатирның януы турында хәбәр килде.
13-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 3 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 2 янгын, башка объектлар – 1 янгын.