Шәһәр читендәге йортны һәм үзебезне янгыннан ничек сакларга?

2020 елның 17 мае, якшәмбе

Югары Ослан муниципаль районында күп санлы бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре урнашкан. Дачникларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында искәртү өчен Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Ленар Мәрдегалимов аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Профилактик эш барышында ДЯХ инспекторы халыкка бакчачылык ширкәтләрендә булган янгыннар һәм бәла-казаларны булдырмый калырга ярдәм итә торган кагыйдәләр турында мәгълүмат җиткерде. Күпчелек очракта ут таралуга төрле хокук бозу һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләреннән чигенүләрнең күплеге китерә.
Янгын яки яну билгеләре чыкканда, бу хакта кичекмәстән «01» яки «101», «112» телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк, - бу хакта инспекторлар бакчачыларга тагын бер кат искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International