ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

23-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча х тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, транспорт чаралары – 2 янгын, башка объектлар – 1 янгын, каралтылар – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чебоксар елгасында Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары поселогы янында су күтәрү нәтиҗәсендә, плотинаның үткәрү торбалары янында грунт өлешчә юдырыла, аның буенча җирле әһәмияттәге автомобиль юлы уза. Су басу куркынычы юк.

Теләсә кайсы предприятиедә һәм оешмада коронавирустан дезинфекция үткәрү COVID-19 вирусы таралуга каршы көрәшергә, персоналны мөмкин кадәр саклап калырга һәм хезмәткәрләр арасында эпидемия таралу мөмкинлегеннән сакларга тиешле мөһим һәм кирәкле чара булып тора.

22-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак бина (корылмалар) һәм каралтылар - 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 1 кеше коткарылган.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

11 апрельдә 15.41 сәгаттә 112 хезмәтенә Мамадыш шәһәреннән Нократ елгасына чыгып, кара-яшел төстәге дүрт ишкәкле көймәдә мотор сынап карау өчен 1997 елда туган ике ир-атның югалуы турында хәбәр килде. Шул вакыттан бирле элемтәгә чыкмаганнар, дуслар үзләре югалган кешеләрне эзләделәр, таба алмадылар. Ике ир-атның да телефоннары эндәшми.

21-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 27 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын, каралтылар – 1 янгын.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 19 апрелендә «ашыгыч чакырулар хезмәте – 112» ДБУга мөрәҗәгать итүченең чукрак булуы сәбәпле, аренда килешүе буенча Казанда арендага фатир биргән әнисенә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгате килде. Тик гариза бирүче фатирның торышын тикшерергә килгәч, анда чит кешеләр яши икәне беленеде. Мөрәҗәгать итүче, хәлне хәл итү һәм фатирдан чит кешеләрне чыгару өчен, полиция чакыртуны үтенде.

20-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-3 янгын, каралтыда-1 янгын, башка объектларда-1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

20 апрельдә 11: 55 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең ГЭС 8/4 бистәсендә коридор тибындагы күп фатирлы торак йортның сигезенче катында янгын чыгу турында хәбәр килде.

19-нчы апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, башка объектлар – 14 янгын, административ биналар – 1 янгын. Янгыннарда 2 кеше зыян күрде. 1 кеше коткарылган. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International