ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

29 апрельдә 19.17 сәгатьтә «112» системасы буенча Казанның Порт урамы, 21 адресы буенча урнашкан фатирның януы турында хәбәр килде.
Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары 2 нче ранг белән җибәрелде.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле янгын саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Россия янгынчылыгының 371 еллыгы белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович Романов «Шәһәр благочиниесе турында Наказ» - профессиональ янгын сагы булдыру турында беренче рәсми документка кул куя.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәт янгын сүндерүчеләре яңа янгын сүндерү автотехникасының барлык мөмкинлекләрен сынады. Причал янындагы импровизацияләнгән полигонда «Ак Барс-Арена» стадионы янында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына янгын сагына хезмәт иткән ике АЦ-8-50 яңа автоцистернасы янгын-техник коралланышына тикшерү узды.

28-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, каралтыда - 1 янгын, башка объектларда-1 янгын.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

–Әлеге җайланмалар бездә ике максатларда кулланылачак, - дип хәбәр итте Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин. - Беренче максат - зарарланган кешеләр белән элемтәгә кергәннән соң шәхси составны һәм техниканы эшкәртү, һәм икенче максат-коры үлән үсемлекләрен сүндерү.

27-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын, каралтылар – 1 янгын.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарын карап чыктылар.

Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге һәм Яр Чаллы шәһәренең «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, битлекләр, антисептик чаралар һәм тематик белешмәлекләр белән коралланып, бакча җәмгыятьләренә һәм урман-парк зоналарына рейдлар үткәрәләр. Рейдлар барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга ачык утта коры-сары яндыру һәм азык әзерләүне тыю турында аңлаталар.

26-нчы апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 8 янгын, башка объектлар - 10 янгын.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Утыз дүрт ел элек, 1986 елның апрелендә Чернобыль АЭСындагы дүртенче энергия блогы шартлый. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның, шул исәптән Татарстаннан да, радиация белән "көрәш"кә керүчеләрнең батырлыгы, фидакарьлеге булмаса, фаҗиганең масштаблары чиксез зур була алыр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International