ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ютазы муниципаль районы территориясендә "Фәнис" мәдрәсәсе бар. Тәрбияләнүчеләргә һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерү максатыннан Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев инструктаж үткәрде.

18-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-7 янгын, каралтылар – 1 янгын, башка объектларда - 1 янгын.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Казан янгынга каршы хезмәт отрядының Яңа Кенәр авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен янгын техникасы һәм янгын–техник кораллары белән ачык ишекләр көне үткәрделәр.

15-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 5 янгын, транспорт чарасы – 1 янгын, башка объектлар – 15 янгын. Кызганычка каршы, 5 кеше һәлак булган.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 4 янгын, җитештерү объектлары – 1 янгын, башка объектлар - 9 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.           


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге белән тыгыз элемтәдә торалар.

13-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, башка объектлар – 14 янгын. 


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2021 елның гыйнварында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күзәтчелек эшчәнлеген оештыру буенча кайбер регламентларга, йөзү кагыйдәләренә, кече суднолар өчен тукталышлар базаларына таләпләр һәм башка документлар кертергә планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында ике сезон арасында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында» дигән темага узган брифингта ТР кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Чираттагы планнан тыш рейдны Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары һәм 8 янгын сүндерү-коткару отряды җитәкчелеге белән бергә үткәрделәр. Моннан тыш, эшлекле сәфәрдә бистәнең башкарма хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Уртак төркемнәр Васильево торак йортларын йөреп чыктылар. Шул ук вакытта алар белешмәлекләр тарату белән генә чикләнмәделәр, ә җирле халык белән игътибар белән һәм максатчан әңгәмә кордылар.

12-нче октябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 23 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-1 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, башка объектлар - 1 янгын.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International