Татарстан Республикасы территориясендә торак куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында актив эш дәвам итә.

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Профилактик рейдлар, торак йортларны һәм фатирларны йөреп чыгу, өй хуҗалары белән әңгәмәләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тарату – хәзерге вакытта бу чараларны ГТХМ хезмәткәрләре көн саен үткәрә. Бурыч-белешмәлекләр һәм листовкалар формаль рәвештә тапшыру гына түгел, ә кешеләр аңына көнкүрештә мөһим һәм кирәкле куркынычсызлык чараларын җиткерү.

Уртак рейдлар полиция участок уполномоченныйлары, БИЯҖ белгечләре, соц. яклау хезмәткәрләре белән оештырыла. Күп балалы гаиләләр, картлар һәм ялгыз гражданнар, инвалидлар яшәгән урыннарга аерым игътибар бирелә. Йорт хуҗаларына куркынычсызлык чаралары, йорттагы электр хуҗалыгының торышын контрольдә тоту, җылыту приборларын күзәтеп тору, балаларны караучысыз калдырмау кирәклеге турында искә төшерәләр. Моннан тыш, халыкны үз йортларында автоном янгын хәбәрчеләре – башланган янгынны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирүче арзанлы приборлар урнаштырырга өндиләр. Статистика мәгълүматлары буенча, 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә булган 49 янгын очрагында янгын хәбәрчеләре ярдәмендә 103 кешенең, шул исәптән 43 баланың гомере коткарылган.

Чираттагы профилактик рейд барышында Яшел Үзән муниципаль районының «Рәхәт» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләренә мич ягып җылытылган йортларда яшәүче гражданнар янгын хәбәрләрен кую үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Үтенечкә кичекмәстән җавап бирделәр һәм Новопольский һәм Красницкий бистәләренә чыгып киттеләр. Нәкъ менә биредә газ белән тәэмин ителмәгән берничә гаилә яши һәм хуҗалар гадәти утын миче ярдәмендә җылытыла. Кагыйдә буларак, мондый йортлар шактый иске, агач. Аларның халкы үз торакларында янгын чыгу куркынычын үзләре дә аңлый, шуңа күрә датчиклар куюга җитди карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International