«Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма командасы дөньяның иң яхшы капкачысы Лев Иванович Яшин истәлегенә багышланган көч структуралары командалары арасында мини-футбол буенча халыкара турнирда җиңүче булды.
Биектау муниципаль районының Крутушка бистәсендә «Куркынычсызлык мәктәбе»нең уналтынчы республика ярышлары тәмамланды. Финал этабына Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Биектау һәм Алексеевск районнарыннан 8 команда җыелды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп – чарны сүндерергә 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризык көю аркасында – 1 тапкыр, ялган чакыру - 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек -7 тапкыр.
«Дуслык» спорт комплексы стадионында Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләренең традицион көзге кроссы узды.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әлмәт интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - эшчәнлекнең төп максаты булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тора.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең 11 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүче-коткаручысы эчке хезмәт өлкән сержанты Владимир Кожеманов Россия ГТХМ ның «иң яхшы янгын сүндерүче» Бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүче булды. Каравыл башлыгы эчке хезмәт өлкән лейтенанты Денис Леонтьев Россия ГТХМ ның «иң яхшы каравыл башлыгы» Бөтенроссия конкурсы финалында өченче урынны яулады.
23-нче сентябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 4 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма командасы дөньяның иң яхшы капкачысы Лев Иванович Яшин истәлегенә багышланган көч структуралары командалары арасында мини-футбол буенча халыкара турнирда җиңү белән старт алды. Ярышлар бүген Казанда «Динамо» спорт комплексы базасында старт алды.
Автоном янгын хәбәрчесе сигналын өч кешенең гомерен саклап калды.
18.47 сәгатьтә 101 номеры буенча Теләче авылында, Пушкин урамы, 12 нче йортта янгын чыгу турында хәбәр килде.
19.07 сәгатьтә локальләштерелде.
Йортта барлыгы 5 кеше яши, янгын чыккан вакытта өйдән өч кеше чыкты. Янгынның сәбәбе ачыклана.