Түбән Кама янгын сүндерүчеләре самбо буенча "Динамо" ФСҖ беренчелегендә медальләр яулады

2021 елның 22 октябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалының федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре самбо буенча Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге призерлары булдылар.
ЯКБ-92 бүлекчәсе командиры Леонид Советников 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче титулын яулады, ә ЯКБ-90 бүлекчәсе командиры Андрей Семашкин 58 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады. «Динамо» ФСҖ комплекслы Спартакиадасының команда зачетында МЧС җыелма командасы, Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе командасына оттырып, 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International