Торак секторда янгыннарны кисәтү

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

«Жилище-2021» операциясе кысаларында һәм гражданнарны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Тәмте авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре аерым пост чыгу районына керүче торак пунктларда торак йортларны карап чыктылар.
Беренче чиратта имин булмаган һәм күп балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар яши торган торак йортларда булдылар.  Профилактик чаралар барышында янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр. Ә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдә өлкәннәргә өйдә кечкенә балаларны гына калдырырга ярамавы турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International