Бурыч - республиканың кече һәм эре елгаларының язгы ташу торышына мониторинг үткәрү һәм узган елларда иске су кергән торак пунктларны тикшерү.
Куйбышев сусаклагычында язгы ташу дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Татарстан территориясе чикләрендә су дәрәҗәсе 10 – 52 см. артты.
13 апрель иртәсенә Татарстанда 93 йорт яны участогы (бакчалар), 5 түбән күпер һәм 8 муниципаль районда 2 грунт юллары участогы су астында калды.
2022 ел, 12 нче апрель вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән.
Кар күп булуга бәйле рәвештә, Кайбыч районының 4 торак пунктында йорт яны участоклары (бакчалар) су басылды.
Куйбышев сусаклагычында язгы тутыру режимы күзәтелә. Узган тәүлек эчендә Татарстан территориясе чикләрендә су дәрәҗәсе 10 – 52 см артты.
Арча районының Кәче торак пунктында юл полотносын су басу, Яшел Үзән районының Татар Танае авылында 16 бакча участогы, Буа районының Ямбулат авылында 3 бакча участогы контрольдә тотыла. Барлык очракларда да торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына ләкми.
2022 елның 12-14 апрелендә Россия ГТХМ язгы ташу һәм табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре үткәрә. Команда-штаб өйрәнүләре гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы (РГХС) идарәсе органнарын һәм көчләрен тикшерү һәм тренировкага юнәлдерелгән.
2022 ел, 11 нче апрель вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары х9янгынны сүндергән.
Яр Чаллы ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка «СПАС» Яшь коткаручылар клубы катнашучылары килде. Бу юлы практик дәресләр уку классларында түгел, хәтта отряд территориясендә дә үткәрелде. Анда Мәлкән торак пункты янында вакытлыча постны коткаручылар тәүлек буе кизү торалар.