Арча районының Кәче торак пунктында юл полотносын су басу, Яшел Үзән районының Татар Танае авылында 16 бакча участогы, Буа районының Ямбулат авылында 3 бакча участогы контрольдә тотыла. Барлык очракларда да торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына ләкми.
Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктларның яшәешен тәэмин итүдән киселгәннәре юк.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге вәзгыятьне контрольдә тота.