Татарстан Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүендә катнаша

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

    2022 елның 12-14 апрелендә Россия ГТХМ язгы ташу һәм табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре үткәрә. Команда-штаб өйрәнүләре гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы (РГХС) идарәсе органнарын һәм көчләрен тикшерү һәм тренировкага юнәлдерелгән. 
    Өйрәнүләр өч этапта өч көн дәвамында уза. Барлык хәвеф-хәтәрләр өчен ситуацияләр үсешенең иң начар сценарие буенча легендалар эшләнгән. Бу превентив, авария-коткару, авария-торгызу һәм башка кичектергесез эшләр башкарганда эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган кирәкле ресурсларның, көчләрнең һәм чараларның масштаблылыгын һәм җитәрлек дәрәҗәдә бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International