Куйбышев сусаклагычында язгы ташу дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Татарстан территориясе чикләрендә су дәрәҗәсе 10 – 52 см. артты.
Түбән Кама сусаклагычында тәүлек эчендә су дәрәҗәсе 7-12 см. кимеде.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында язгы боз күренешләрен үстерү дәвам итә, Куйбышев сусаклагычының аерым участокларында язгы боз хәрәкәте күзәтелә.