Бүген Казанда Чернобыль АЭС һәлакәтен бетерүчеләргә Татарстан мемориаль комплексы янында бу вакыйгаларда катнашучылар үзләре генә түгел, һәлак булган татарстанлыларның туганнары, «Юнармия» класс укучылары һәм Бөтенроссия коткаручылар корпусы әгъзалары да җыелды.
2022 ел, 25 нче апрель вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 27 янгынны сүндергән.
Уку үзәге җитәкчесе Дмитриев Юрий Александрович, укыту буенча инструкторлар Чиняева Наталья Алексеевна, Камалетдинова Гүзәл Радик кызы һәм килешү бүлекчәләренең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре Җиһаншин Илшат Илгиз улы белән бергә 183 нче номерлы «Уенчык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.
1986 елның апрелендә Чернобыль АЭСындагы дүртенче энергия блогы шартлый. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның, шул исәптән Татарстаннан да, радиация белән "көрәш"кә керүчеләрнең батырлыгы, фидакарьлеге булмаса, фаҗиганең масштаблары чиксез зур була алыр иде.
Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары бакчачыларга янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм республикада махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган вакытта җәза кырыслануы турында искәртү өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында бакчачылык ширкәтләре буенча рейдлар үткәрә
25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда кертелә торган махсус янгынга каршы режим чорында шундый чикләү чаралары белән журналистларны «Татмедиа» брифингында Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин таныштырды.
2022 ел, 24 нче апрель вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 57 янгынны сүндергән.
Пасха Христова православие бәйрәмен уздыру иминлеген тәэмин итү өчен ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсе оештыру һәм практик чаралар комплексын эшләде һәм тормышка ашырды.
Бөтенроссия студент коткаручылар корпусын булдыруның чираттагы датасын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан Идел буе эзләү-коткару отряды базасында тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә карар иттеләр. Биредә Россия гимны астында төзелгән, алдынгы егетләрне һәм кызларны хөрмәтләү һәм отряд территориясе буйлап күзәтү экскурсиясе булды.
Тырмалар, бураннар һәм көрәкләр белән коралланып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиң сызганып, ведомство карамагындагы учреждениеләр территорияләрендә чисталык урнаштырырга алындылар.