Тырмалар, себеркеләр һәм көрәкләр белән коралланып, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиң сызганып, ведомство карамагындагы учреждениеләр территорияләрендә чисталык урнаштырырга алындылар. Элеккеге елларның иң яхшы традицияләрендә офицерлар һәм граждан хезмәткәрләре берничә сәгать дәвамында Баш идарә биналары һәм янгын частьләре янындагы плацада да, шулай ук эчке ишегалларында да, баш идарәнең базасын да кертеп, «марафон» үткәрделәр.
Гүзәл затлар бу вакытта тәрәзәләрне юдылар һәм Идарәнең кабинетларын тәртипкә китерделәр.
Уртак хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәсе кабинетларда да, янәшәдәге территориядә дә чисталык һәм уңайлылык булды.