Хисап чорында 52 212 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 39 948 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 71% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 28,8%, полиция юлламасы буенча – 28,5%, медицина ярдәме күрсәтү буенча – 21,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 5,2%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,9%, башка сәбәпләр аркасында-13,9%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 16 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 21 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 213 консультация үткәргән, барлыгы психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 325 чакыру килгән.