Бүген “Мечта” лагерының “Аврора – Яшь спецназчы” профиль сменасының балалары ГИМС үзәге инспекторларына һәм Казан эзләү-коткару отряды коткаручыларына кунакка килгәннәр. Беренче булып балаларны коткаручы этләр каршылаган. Алар яшь спецназчыларга тыңлаучанлыгын һәм җирдә һәм суда елгырлык, шартлы батучыны эзләү һәм коткару белемнәрен күрсәткән. Үзәк инспекторлары суда коткаруның ике ысулын күрсәткән: коткару түгәрәге һәм Александров очы ярдәме белән.