2016 елның 10 нчы апрелендә 18:35 тә җирле торучыдан Кукмара бистәсе Нурминкә елгасында су дәрәҗәсе күтәрелүе турында хәбәр килде. Су басу зонасына 5 йорт эләкте, аларның өчесендә кешеләр тормаган иде. Вакыйга урынына 18:36 да ТР буенча ФПС ПСЧ-117 оператив төркеме чыкты. Кешеләрне өйләрдән эвакуацияләделәр, ашыгыч ярдәм машинасында “Олимп” вакытлыча урнаштыру пунктына китерделәр, аннан “Айнур” кунакханә-кафега күчерделәр. Аның хуҗасы ярдәмен тәкъдим иткән.