Казан шәһәренең Салмачы авылында Нокса елгасы ташуы белән бәйле хәлнең барышы контрольдә

2016 елның 10 апреле, якшәмбе

10 нчы апрельдә 18:15 тә Казан шәһәрендә Салмачы авылында Нокса елгасы кар эрү аркасында ташуы турында хәбәрләр килде. Урынга “Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС” ФКУ, “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отряды” ФДКУ, Казан шәһәре Башкару комитетының гражданнарны саклау идарәсе оператив төркемнәре, шулай да Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче Зональ эзләү-коткару отрядының һәм Русия ГТХМ Идел буе РПСО Казан филиалының (көймәләр белән) кизү смена көчләре җибәрелгәннәр иде. Килүгә Салмачы авылында 38 өйнең территорияләрен су басуы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International