Ир-ат боз астына Казансу елгасында Гаврилов ур. районында төшеп киткән. Вакыйга турында бердәм коткару хезмәтенә яр буенда булган шахитләр шалтыраткан. ТР буенча № 48 ОФПС №7 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерү төркеме инде 3 минутта урынга килеп җиткән.
Яр буеннан 25 метрда алар ярдәм сорый торган ир-атны күргәннәр. Янгын сүндерү баскычы ярдәме белән янгын сүндерүче Денис Васильев батучыга бара башлаган. Көпшәк нечә бозда гомерен куркынычка куеп, янгын сүндерүче упкынга үрмәләп җиткән һәм 1958 елда туган ир-атны судан чыгарган. Алар яр буена шулай ук баскычка таянып үрмәләп кире кайткан. Яр буенда янгын сүндерүчеләр зыян күрүчене “ашыгыч ярдәм” бригадасына тапшырдылар.