Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегенән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.
07.04.2016 ел 19.33 Казан шәһәре, Идел буе районы, Воскресенское торак массивы, Воскресенская урамы, 29 нчы йорт.
Ике бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 150 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1980 елгы ир-ат зарар күрә, тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.