Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 23, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1, тартканда сак булмаганнан – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачырга – 3, суда эзләү-коткару эшләренә – 4, торак йортны һәм ишегалдын су белән басуга – 2, ДТП га – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшкә – 10.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International