Боз – нечкәрәк, инспекторларның сүзләре – ышандыргычрак!

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Яшел Үзән районының сулыкларына үзенчәлекле “десант” утырган. Махсус корылган профилактик төркемнәр балыкчылар җыелу урыннарына берьюлы сигез ноктага (Яшел Үзән ш., Васильево, Октябрьский, Карамалы Тау, Зөя авыллары) чыктылар. ГИМС ның Яшел Үзән бүлеге инспекторлары, полиция, ау күзәтү, административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре боздагы һәлакәтләр профилактикасы буенча бердәм рейдлар үткәрде. Боз капламы нечкәрәк булганда (7 см якын) административ-техник инспекцисе эшчеләре бозга чыккан өчен 1 500 сумлык штраф салачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International