Яшь спортчыларның олы җиңүләре

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Узган көннәрдә Әлмәтнең спорт манежында спорт төрләренең иң җитдиләреннән берсе буенча яшьләр ярышлары үтте. Федераль янгынга каршы хезмәт икенче отрядының гамәли янгын сүндерү спорт буенча беренчелеге республиканың бөтен көньяк-көнчыгыш ягыннан 12 җыелма төркеменең вәкилләрен җыйган. Ярышлар бетүгә гомуми төркем буенча хөрмәт пьедесталы алдагыча булды: беренче баскычта ПЧ-15 (Әлмәт) вәкилләре урнашты, икенче һәм өченче урынны ПЧ-27 (Кичуй) һәм ПЧ-81 (Маврино) җыелмаларының спортчылары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International