Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.
Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 51,90 м (+5 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе 63,65 м (+7 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м. Республика елгаларында су дәрәҗәләре бөтен җирдә уртача күп еллык максимумыннан һәм куркыныч су дәрәҗәләреннән кимрәк булганы билгеләнә.