Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 3, транспорт чаралар – 2. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган.

Янгыннарның сәбәпләре: тартканда сак булмаганнан – 1, ут төртүдән – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, транспорт чараның системалары һәм механизмнары төзек булмавыннан – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачырга – 2, ДТП га – 1, башкаларга – 7. Профилактик эшкә – 9.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International