Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 51,57 м (+8 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м. Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе 63,47 м (-3 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м. Аларның боз капламында җебегән сү күренә, сусаклагычларның буа янындагы урыннарында боз капламында ярыклар килеп чыкканы күренә.
Ташкын хәленең контроле ТР ГТХМ ның 82 вакытлы күзәтү гидропостыннан һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.
Тәүлек су күтәрелүе су агымнарының күбесендә 4 – 40 см тәшкил иткән. Республика елгаларында су дәрәҗәләре бөтен җирдә уртача күп еллык максимумыннан һәм куркыныч су дәрәҗәләреннән кимрәк булганы билгеләнә.