Татарстан Республикасы Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан республика бүлегендә Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә үткәрелгән янгын куркынычсызлык буенча “Неопалимая Купина” дигән Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр сәнгате конкурсының республика этабын нәтиҗәләделәр. Жюри иң яхшы эшләрне сайлаган, алар Мәскәүгә конкурсның Бөтенрусия этабына җибәреләчәк. Конкурска 500 дән артык эш кабул ителгән иде: рәсемнәр, курчаклар, макетлар, кроссвордлар, уенчыклар, видеороликлар һәм төрле техникаларда башкарылган эшләр (бәйләү, сәйлән белән чигү, агачны яндырып бизәк төшерү, ком анимациясе һәм безнең өчен яңа булган кинусайга).