Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 21. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 4, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән суда коткаруга – 1, коткару эшләренә – 1, башкаларга – 7. Профилактик эшкә – 5.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.