Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, транспорт чараларда – 1, бакчак йортлары – 1, милекнең төрле формаларында – 2.

Янгыннарның сәбәпләре: транспорт чараның системалары һәм механизмнары төзек булмавыннан – 1, тартканда сак булмаганнан – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 3 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, ДТП нәтиҗәләрен бетерүгә – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшкә – 7.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International