Махсус бүлекләр арасында Бөтенрусия ярышларында җиңүче кубогын Яңа Чабаксар спортчылар алып китте

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең махсус бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча XXVII Бөтенрусия ярышларының икенче, ахыргы, көне йөз метрлык киртәле полосадан башланды. Йөз метрлыкта ахыргы йөгерешләр буенча шәхси нәтиҗәдә Башкортстан Республикасының Межгорье махсус идарәсеннән килгән Рамил Исаков фаворит булып чыкты. Финишка икенче булып казанлы Андрей Завалишин килгән. Өченче урынны Омсктан килгән Алексей Соколов алган.

Өч тезле баскычны урнаштыруда Новоуральсктан килгән Павел Зенченко һәм Артур Мостафин лидер булганнар. Монда ук икенче урынны Мәскәүдән килгән Вячеслав Науменко һәм Александр Осипов алган, ә өченче нәтиҗәне шулай ук Новоуральск спортчылары Андрей Мехонцев һәм Дмитрий Демин күрсәттеләр.

Гомуми төркем нәтиҗәдә Казан шәһәре Русия ГТХМ Янгынга каршы хезмәтнең 35 нче махсус идарә төркеме бронза алучы булдылар. Пьедесталның икенче баскычына Санкт-Петербург спортчылары менделәр. Һәм җиңүче кубогын  Яңа Чабаксар махсус идарәсенең спортчылары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International