Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
22.03.2016 ел 22.48 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Мусы Җәлил проспекты, 35 нче йорт.
Тугыз катлы панель торак йортның беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 14 кв м мәйданында балкон һәм йокы бүлмәсе яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1965 елгы хатын – кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.