Торак секторда янгыннар профилактикасы

2016 елның 22 марты, сишәмбе

“Жилище-2016” профилактик операция нигезендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең аерым постларның эшчеләре даими рәвештә торак сектор буенча әйләнеп чыгалар һәм кешеләр белән өйдә янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Әлмәт отрядының Ютазы авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Ютазы авылы торучылары белән әңгәмәләр үткәрде.

Өй хуҗаларына өйдәге электр әсбапларны, мич һәм газ җиһазларны кулланганда янгын куркынычсызлык таләпләрен аңлаттылар. Шулай ук күп балалаы гаиләләр һәм ялгыз карт гражданнар тора торган урыннарга аеруча игътибар ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International