Моның турында бүген Татарстан Республикасы ГТХМ министры урынбасары Николай Суржко “эрегән суларны җибәрү чараларын башкаруга һәм ташкын хәле начарлануы белән бәйле мөмкин була торган гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмауга һәм йомшартуга әзер булу турында” темага ТР Министрлар Кабинетында брифинг вакытында әйтте. Шулай да журналистлар белән ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләште. Ул республика суларында куркынычсызлык тәэмин итү турында мәгълүмат китерде.