Бүген Татарстан Республикасында Русия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин гражданнарны кабул итүен үткәрде.
Кабул итүгә уннан артык татарстанлы язылган иде. Гражданнар күбесенчә торак һәм бакча ширкәтенең янгынга каршы хәл мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткән, ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең элекке хезмәткәрләрен пенсия белән тәэмин итү турында сораулар биргәннәр, шулай да гражданнар торак белән тәэмин итү мәсьәләләре белән кызыксынган иде.