Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 20 феврале, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчешеннән – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.  

19.02.2016 ел 22.27 Бөгелмә шәһәре, Глеб Успенский урамы, 14/1 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле ике гайләле торак йортта ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр ике ир кешене коткара, 1974 елгы һәм 1967 елгы. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

19.02.2016 ел 23.58 Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 42 нче йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 2 кв.м. янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1965 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International