“Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәгенең мәйданында Россия, Бөекбритания, Беларусия, Алмания, Италия, Казакъстан, Кытай, Корея Җөмһүрияте, АКШ һәм Франциядән 50 дән артык компания янгын сүндерү, кешеләрне белдерү һәм эвакуация идарәсе, кешеләрне саклау өлкәсендә үзенең иң яңа эшләрен күрсәтәчәк. 25 нче һәм 26 нчы февральдә XX “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы үтәчәк. Ул өч күргәзмәне берләштерә: 20 нче махсуслаштырылган “Куркынычсызлык” күргәзмәсе, 18 нче махсуслаштырылган “Элемтә” күргәзмәсе, 9 нчы махсуслаштырылган “Хезмәт саклавы һәм куркынычсызлыгы” күргәзмәсе. “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумының тантаналы ачылуы 25 нче февральдә сәгать 14:00 дә “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәгенең 2 нче номерлы павильонында узачак.