Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар..
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
16.02.2016 ел 23.18 Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманчы урамы, 9нчы йорт.
Тугыз катлы панель йортның алтынчы каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы, 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы ир-ат һәлак була. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
17.02.2016 ел 23.33 Норлат МР, Мамык авылы, Яшьләр урамы, 15в йорты.
Бер катлы бүрәнәле шәхси торак йортта ут чыга. Мәйданы 72 кв.м. 1956 елга ир-ат (йортның хуҗасы) һәлак була. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.