Республика территориясендә хәл контрольдә.
16 нчы һәм 17 нче февральгә метеорологик прогноз аркасында 6 муниципаль районда Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссия утырышлары үткәрелгән. Аларда муниципаль районнарныд башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система астының җирле звеносының көчләре һәм чаралары өчен “Югары әзерлек” режимын башларга тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасының халыгы һәм хезмәтләре SMS хатлары аша кәрәзле элемтә операторлары белән белдерелгән.
Халыкны белдереп торыр өчен 31 ОКСИОН комплексы, 7 региональ райдиоканал, 4 телеканал, 31 мәгълүмат агентлыгы гамәлгә кертелгән.