Лаеш торак пунктыннан ерак түгел яр буеннан 9 километрда Лаеш районында Кама елгасының бозында кеше ятып үзе йөри алмаганы турында хәбәр балыкчылардан кесә телефоны аша 10:25 тә килгән.
Сәгать 10:30 да урынга “ТР буенча Россия ГТХМ ның ГИМС Үзәге” ФКУ Лаеш инспекторлар участогының хезмәткәрләре кар машинасында Лаеш үзәк район хастаханәсенең шәфкать туташы белән бергә чыктылар. 15 минутта алар урынга килеп җитте. Медик 1948 елда туган ир-атка кирәкле медицина ярдәмен күрсәтте. Ачыклагач, аның кан басымы күтәрелгәне аркасында йөри алмаганы беленде. Шуннан соң ГИМС хезмәткәрләре Казан шәһәренең зыян күргән торучысын яр буена китереп ашыгыч ярдәм машинасына утыртып хастаханәгә илтеп куйдылар.