Зәй муниципаль районы Бохарай гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Түбән Кама отряды янгын сүндерү хезмәтенең Зәй муниципаль районы Бохарай авылын саклау буенча аерым янгын сүндерү постына экскурсиягә килделәр.
Аерым пост эшчеләре кирәк-яракларны һәм җиһазларны куллануның төрле якларын күрсәттеләр. Янгын сүндерү машина комплектлаштырылганы һәм күп янгын сүндерү техника кораллары балаларда зур кызыксыну уятып күп сораулар тудырды. Моннан башка, укучыларга зыян күрүчегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнне өйрәнергә файдалы да, кызык та булды. Шулай да балалар белән янгын куркынычсызлык таләпләре буенча һәм янгын килеп чыкканда ничек үзеңне тотарга икәнне турында әңгәмә уздырылган.