Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмалар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 6 тапкыр.
16.02.2016 ел 01.36 Казан шәһәре, Дементьев урамы,1а йорты, Троллейбус депосы №1.
13 нче номерлы троллейбус маршрутында ут чыга. Мәйданы 30 кв.м. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Горение троллейбуса маршрута №13 на открытой площадке на территории депо. Площадь пожара 30 кв. метров. Янгынның сәбәбе - транспорт чараның механизмы төзек булмау.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.