Әлмәт янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрүдә иң яхшы булып чыктылар

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Буа шәһәрендә үзәк мәйданда “2016 елда автомобиль транспортта гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме” исеменә республика ярышларының ахыргы этабы үтте. Ярышларда республика бүлекләренең 10 иң яхшы төркеме катнашкан иде. Тантаналы ачышны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Марсел Шәфигуллин һәм Буа шәһәре мэры Александр Никифоров үткәргән.

Гомуми төркем нәтиҗәләре буенча ярышларда 1 нче урынны Әлмәт шәһәренең ПЧ-27 ОФПС-2 төркеме алган. Икенче булып Яшел Үзән шәһәренең ПЧ-53 ОФПС-8 янгын сүндерүчеләре финишка килгән. Һәм өченче урынны Алабуганың ПЧ-75 ОФПС-12 төркеме алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International