Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

15.02.2016 ел 04.18 Аксубай МР, Иске Тимошкино авылы, Первомай авылы, 45 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир – ат һәлак булган. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International