Төнлә Зәй районы Сармашбаш авылында шәхси торак йорт янып киткән. ДПО “Сармашбаш” төркеме янгын урынына беренче булып килгән. Ярты сәгатьтән соң ДПО “Алексеевская Слобода” килеп җиткән. Кырык минут эчендә гомуми көчләр белән ачык януны бетереп булды. Янгын мәйданы 62 кв. метр тәшкил иткән. Янгынның чамаланган сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү.
Мамадыш районы Пойкино авылында ирекле янгын сүндерүчеләр төнлә тагын бер шәхси йортны сүндергәннәр иде. Чамаланган сәбәбе – электр җиһазны дөрес кулланмау. ДПО “Вятка” эшчеләре урында 4 минутта ук булган. Янгын мәйданы 135 кв. метр тәшкил итте. 23:17 дә урынга ДПО “им. Ленина” килгән, 23:18 дә ДПО “им. Ямашева” килеп җиткән. 23:25 тә янгын бетерлгән иде. Үлүче һәм зыян күрүче булмаган.