Балалар өчен Яр Чаллы шәһәре янгын сүндерү хезмәте музеена экскурсия

2016 елның 12 феврале, җомга

Үсеп килә торган буын арасында янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләрен пропагандалау максаты белән, шулай да Россия янгын сүндерү хезмәте елын бәйрәм итүгә әзерләнү нигезендә Тукай муниципаль районы Комсомол авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен Яр Чаллы шәһәре янгын сүндерү хезмәте музеена экскурсия оештырылган иде.

ТР буенча ОФПС-15 нең 54 нче янгын сүндерү бүлегенең янгын сүндерүчеләре укучыларны каршылап алар өчен музей һәм янгын сүндерү бүлеге буенча экскурсия уздырган. 54 нче бүлекнең башлыгы Марсель Зәгыйдуллин бүлекчә командиры Виталий Медведев белән бергә укучыларга Яр Чаллыда янгын сүндерү хезмәте барлыкка килүе турында һәм янгынлы эш көннәре төрында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International