Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 12 феврале, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 2 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.  

11.02.2016 ел 09.01 Бөгелмә МР, Бөгелмә шәһәре,  Деповская урамы,  51/2 йорты.

Бер катлы бүрәнәле ике фатирлы торак йортта ут чыга. 18 кв.м мәйданында веранда, аш бүлмәсе һәм йокы бүлмәсе яна. Янгын нәтиҗәсендә 2 хатын-кыз, (1935 елгы һәм 1926 елгы) һәлак була.  Фаҗиганең сәбәбе - газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International